Мөселман яшьләре фестивале

2010 елда Мөселман яшьләре фестивале дүртенче тапкыр үткәрелде. Анда Россиянең 40 төбәгеннән 120 мөселман егет-кызы катнашты. Алар арасында Оренбург, Самара, Ульяновск, Мәскәү, Әстерхан, Төмән өлкәләреннән, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Мордва республикаларыннан килүчеләр күп.

Әлеге чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, алар арасында хезмәттәшлек булдыру һәм ислам өлкәсендәге проблемаларны, авырлыкларны бергәләп чишү юлларын эзләү.

Форумда ел саен 100дән артык мөселман эшлеклеләре, ислам уку йортларында белем алучы яшьләр, РФ дини оешмалары вәкилләре катнаша. Фестиваль программасында дини белем, Россиядәге ислам торышы, дин һәм дәүләт мөнәсәбәтләренә кагылышлы семинарлар, түгәрәк өстәлләр, фикер алышулар оештырыла.

Чараны оештыручылар:
• Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
• ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
• ТР МК карамагындагы Дин эшләре идарәсе
• “Идел” яшьләр үзәге
• Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды (Мәскәү)
• ТР Диния нәзарәте

2007 елның июлендә, Идел буе федераль округы Яшьләр елына багышлап, Россия тарихында беренче тапкыр президентның Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты Идел буе мөселман яшьләре фестивален үткәрү идеясен тәкъдим итте, шуның белән илебезнең мөселман яшьләр хәрәкәтен үстерүдә яңа этап билгеләде.

Аппарат инициативасын Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге хуплады һәм тормышка ашырды. Ι Мөселман яшьләре фестивале XVΙΙ Татар яшьләре көннәре кысаларында узды. 2008 елдан башлап чара мөстәкыйль фестиваль статусын алды.

Мөселман яшьләре фестивале «Идел» Яшьләр үзәге базасында уза (Боровое Матюшино пос., Казаннан 30 км).

Мөселман яшьләрен берләштерү юлында фестиваль елдан-ел камилләшә һәм үсә бара. Фестиваль программасына диспутлар, “түгәрәк өстәлләр” керә. Алар Россиянең яшь мөселманнары өчен аеруча актуаль булган мәсьәләләр, лекцияләр, конкурслар һәм Ислам буенча практик дәресләр, дин әһелләре белән очрашулар һәм әңгәмәләр, төрле экскурсияләр турында фикер алышалар. Мөселман яшьләре фестиваленең матбугат хезмәте тарафыннан көндәлек газета чыгару, хәләл туклану, көндәлек 5 тапкыр яшен тутыру, мөселман фильмнарын карау һ.б. эшләр оештырыла.

Мондый проектларны гамәлгә ашыру киләчәктә үсешекә, тәҗрибә уртаклашуга, яшьләрне әхлакый кыйммәтләргә һәм мөселман яшьләрен гомуммәдәни бергәлеккә туплауга җәлеп итүгә хезмәт итә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International