03.03.2011

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов
журналистлар белән очрашты

Бүген, 3 мартта Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов журналистлар белән очрашты.

Башта сүз ТФММАнең 19 мартта узачак чираттагы конференциясе турында булды. Конференциядә тәкъдим ителәчәк “Тамырлар”, “Күңелем теле” проектлары каләм әһелләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.

Шулай ук тиздән Хөкүмәт порталында ТФММАнең сайты (fnkat.tatar.ru) ачылачак. Илдар Ирек улы бу турыда да сөйләп үтте. “Әлеге сайтны киләчәктә җәелдерү идеясе дә бар. Хәзер яшьләр Интернетта еш утыра бит. Аларны кызыксындыру өчен Интернетны да файдаланырга кирәк”, – диде ул.

Илдар Гыйльметдинов ТФММА Советы Рәисе буларак чит төбәк татарлары белән еш аралаша. Журналистларның: “Читтәге татарлар яныннан нинди хисләр белән кайтасыз?” - дигән соравына ул: “Төрлечә була. Татарлар бик җитеш, мул тормышта яшәгән төбәкләрдә милләтне саклау эше дә югары дәрәҗәдә алып барыла. Эш оештыру ягыннан авыррак барган өлкәләр дә бар. Кайбер төбәкләрдә безнең булдыклы татар егетләрен рухландырып җибәрергә генә кирәк. Татар мәктәпләренә, китапханәләргә ярдәм итәргә алынган татар эшмәкәрләре шактый күп”, - дип җавап бирде.

Очрашуда конференция, яңа проектлардан тыш, чит төбәкләрдәге татарлар тормышы, яшь татар лидерлары, төбәкләрдәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеге турында да сөйләшенде. Журналистлар Илдар Ирек улының депутатлык эшчәнлеге, яңа закон проектлары, милли сәясәт белән дә кызыксындылар.

Өстәмә мәгълүмат:

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2010 елда “Тамырлар” дип аталган этник-мәгълүмати проект эшләде. Аның максаты – Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балаларында милли үзаң формалашуга ярдәм итү, яшь буында толерантлык хисләре уяту. “Тамырлар” проекты кысаларында “Халкым Мирасы” коллекциясе чыгарылды. Ул балалар һәм яшьләр өчен исәпләнгән татар телендәге 10 аудио дисктан гыйбарәт. Коллекция 4 циклдан тора. Кечкенә балалар өчен татар әкиятләре тупланган “Балалар өчен әкиятләр” циклы. Ул өч дисктан тора. “Балалар өчен җырлар һәм шигырьләр” циклы 3 аудио-дисктан тора. “Тарихлар кайтавазы” циклы шулай ук 2 дисктан гыйбарәт. Анда кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен татар халкы тарихы сәхифәләре тупланган. Шулай ук халык җырларыннан торган “Сәлам сезгә...” циклы да бар. Аңа күренекле татар җырчылары башкаруында халыкның иң матур җырлары тупланган ике диск керә.

“Күңелем теле” проектында татар телен өйрәнүчеләр өчен укыту-методик комплекты булдыру идеясе тәкъдим ителә. Әлеге комплект татар телен өйрәнү дәреслеге һәм аудиокитаптан торачак. Дәреслек Казан федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты Гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы укытучылары тарафыннан эшләнде.

Әлеге комплект чит төбәкләрдә татар теле өйрәнүчеләр өчен алыштыргысыз кулланма булачак. Чөнки чит төбәкләр өчен махсус дәреслекләр әлегә кадәр эшләнмәгән иде. Яңа дәреслек исә татар телен төркемнәрдә дә, үзлектән дә өйрәнү мөмкинлеге бирә. Укучы кагыйдә өйрәнеп кенә калмый, аудиодәреслек ярдәмендә сөйләм телен дә шомарта.

Алсу Хәбибуллина,
2921868
89272436680


Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International