“КУЯН КҮЧТӘНӘЧЕ” ДИП АТАЛГАН БАЛАЛАР ӨЧЕН КОЛЛЕКЦИЯ

«Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «Болгар радиосы» ярдәмендә «Милләтем» проектын гамәлгә ашырды.

Проект җитәкчесе - РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар Федераль автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Проект кысаларында “Куян күчтәнәче” балалары өчен татар телендә укыту материаллары белән комплект эшләнде. Комплект рәсем ясау өчен ике аудиодисктан һәм альбомнан тора.

Комплексның ике аудиодискында 12 дәрес язылган, шулар ярдәмендә сабыйлар балалар әдәбияты һәм фольклорның үрнәкләре белән таныша алалар. Комплект балаларга татар теле һәм мәдәнияте иленә кызыклы сәяхәт кылырга ярдәм итәчәк.

Текст авторлары итеп филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова җитәкчелегендә ТР Мәгариф институтының милли мәгариф лабораториясенең фәнни хезмәткәрләре булды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Эмиль Талипов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, “Яшь ТНВ” алып баручысы Чулпан Хаҗиева һәм Иркә Мингалиева комплект материалларыә яңгыратты. Алар тавыш режиссеры һәм проектның музыкаль мөхәррире Әлфинур Хисами җитәкчелегендә эшләде.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International