Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновтан Яңа ел уңаеннан котлау сүзләре

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар!

“Татар федераль милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.

2021 ел барчабызга саулык-сәламәтлек, түземлек-сабырлык, армый-талмый эшләргә насыйп итсен, өметләрегезне акласын, Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар алып килсен! Яңа еллар мөбарәк, игелекле, дөньялар тыныч һәм имин булсын, һәммәбезгә шатлык-сөенечләр китерсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шат көлүе белән тулы булсын.

Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез һәм аның дәвамлы булуына ышанабыз.

Хөрмәт белән, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International