“МИЛЛӘТАРА ТАТУЛЫК ҺӘМ ГРАЖДАНЛЫК ҖӘМГЫЯТЕ ҮСЕШЕНДӘ РОССИЯНЕҢ МИЛЛИ-МӘДӘНИ МОХТӘРИЯТЛӘРЕ” ФОРУМЫ

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Җәмәгать эше» программасын гамәлгә ашыра, аның максаты - Россия төбәкләренең милли-мәдәни автономияләре эшчәнлегенең нәтиҗәлеген арттыру. Программа Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2012 елда үткәргән «Милләтара хезмәттәшлекне ныгыту» номинациясендә Россия Федерациясе бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурста җиңүгә иреште. Программа партнерлары - Россия Федерациясе Региональ үсеш министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе.

Программа кысаларында 2013 елның 18-20 апрелендә Казанда РФ халыкларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм активы, милли-мәдәни автономияләре яшьләр активы, Татарстан халыклары ассамблеясе, хакимият органнары, иҗтимагый институтлар, фән, ММЧ вәкилләре катнашында «Россиянең милли-мәдәни автономияләре» Форумы үткәрелде.

Форум вакытында милли-мәдәни автономияләрнең уңышлы тәҗрибәләре, милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегендәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары, этникара диалог технологияләре, этник үзаңны формалаштыру һәм милли-мәдәни берләшмәләр өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булды. РФ Региональ үсеш министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Журавский, Россия халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Светлана Смирнова, профессор, этнология һәм антропология институты фән буенча директор урынбасары Владимир Зорин, профессор, РФ Президенты каршындагы милли һәм федератив мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Вячеслав Михайлов, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясады.

Форум кунаклары булып Россия халыкларының федераль милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, төбәк татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, Дуслык һәм Татар мәдәни үзәкләре директорлары, фәнни җәмәгатьчелек һәм Татарстан хакимияте вәкилләре булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International