Оешма турында

1998 елның 20 маенда Казан шәһәрендә гамәлгә кую съезды тарафыннан гамәлгә куелды;

Теркәлү: җәмәгать берләшмәсен теркәү турында таныклык Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан 1998 елның 25 сентябрендә 3577 номерлы бирелде;

Җитәкче орган - Совет, Советның гамәлдәге составы 2023 елның 11 мартында XII хисап-сайлау конференциясе тарафыннан сайланды;

Совет Рәисе - Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, 2023 елның 11 мартында Татар Федераль милли-мәдәният автономия Советы утырышы карары белән сайланды.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе - РФ Дәүләт, төбәк һәм муниципаль хакимият органнарында татарларның 38 төбәк һәм 260 җирле милли-мәдәни автономияләре аша легитим вәкаләтләргә ия булган граждан җәмгыяте системасының мөһим компоненты.

Бүген федераль, региональ һәм җирле автономияләр уңышлы эшли һәм динамик рәвештә үсә. Автономияләр Советына  татар халкы язмышына битараф булмаган кешеләр керә, алар арасында танылган сәясәтчеләр, җәмәгатьчеләр, фән, мәдәният, мәгариф эшлеклеләре һәм актив гражданнар бар.

Милли-мәдәни автономия сафлары елдан-ел киңәя бара. Соңгы елларда Федераль автономиясенең әгъзасы Хабаровск краеның җирле милли-мәдәни автономияәсе булды. Федераль автономия Россия Федерациясендә төбәк һәм җирле автономияләрне төзү һәм теркәү буенча инициативаларга даими рәвештә оештыру эшендә ярдәм итә һәм юридик күрсәтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International