19.03.2011

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең (ТФММА)
VI Хисап-сайлау конференциясе турында мәгълүмат

2011 елның 19 мартында Казанда “Гранд отель Казан” кунакханәсендә (Петербург ур, 1 йорт) Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең VI Хисап-сайлау конференциясе үтәчәк. Конференциядә Төбәк милли-мәдәни автономияләреннән 80нән артык делегат, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы рәсми органнарыннан вәкилләр, галимнәр, укытучылар катнашыр, дип көтелә. Чарада ТФММА Советының, тикшерү-ревизия комиссиясенең хисабын тыңлау, яңа Совет һәм комиссия сайлау, проектларны (“Тамырлар”, “Күңелем теле”) һәм ТР Хөкүмәте порталындагы ТФММА сайтын (fnkat.tatar.ru) тәкъдим итү күздә тотыла.

Конференциядә мәртәбәле кунаклар күп булачак. Алар арасында РФ Президентының Советник Управления Президента РФ по внутренней политике Ротермель Андрей Александрович РФ төбәк үсеше министры урынбасары Максим Александрович Травников, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасе Александр Валентинович Соколов, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе мөдире Александр Михайлович Терентьев та бар. Шулай ук чарага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР Хөкүмәте министрлары һ.б.лар чакырылган. Россиядәге башка милли автономияләрдән дә кунаклар бар: Яһүд федераль милли-мәдәни автономиясе Рәисе Скоблионок Михаил Абрамович һәм Россиядәге әзәрбайҗаннарның федераль милли-мәдәни автономиясе Президенты Садыков Союн Касумович.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 1998 елда төзелә. 2007 елдан ТФММА Советы Рәисе – РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов. Бүген ТФММА 26 төбәктәге милли-мәдәни автономияне берләштерә. Болар — Башкортостан, Бурятия, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Коми республикалары; Саратов, Ульян, Свердловск, Омск, Волгоград, Төмән, Оренбург, Пермь, Пенза, Архангел, Новосибирск, Түбән Новгород, Иваново, Кострома, Мәскәү өлкәләре; Ханты-Манси автономияле округы, Алтай, Красноярск крайлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә урнашкан татар милли-мәдәни автономияләре. Соңгы елларда төбәкләрдәге автономияләрнең саны артуны да билгеләп үтәргә кирәк. Мисал өчен, быел Калуга һәм Самара өлкәсендә яшәүче татарлар үз милли-мәдәни автономияләрен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук чарада җирле автономия вәкилләре дә катнашачак. Бүгенгә аларның саны йөздән артык.

Конференция программасы:

10.00 – 13.00 – ТФММА VI Хисап-сайлау конференциясе (ТФММА эшчәнлеге буенча
Совет Рәисенең хисабы, Тикшерү-ревизия комиссиясе хисабы, проектларны
тәкъдим итү) “Г.Тукай” конференц-залы (“Гранд отель Казан”, III кат)

13.00 – 14.00 – ТФММА Советы һәм Тикшерү-ревизия комиссиясе утырышы
“Г.Тукай” конференц-залы (“Гранд отель Казан”, III кат)

ТФММА турында:

Гражданлык җәмгыятен ныгыту һәм Россия халыкларының милли кыйммәтләрен үстерү юлында Россия Федерациясе Президенты 1996 елның 17 июнендә “Милли-мәдәни автономияләр турында”гы законга кул куйды. Әлеге законда милли-мәдәни автономияләр иҗтимагый үзидарә һәм милләтләрнең дәүләт белән бәйләнешен ныгыта торган структура буларак билгеләнде.
Россиядәге татарлар иң беренчеләрдән булып үзләренең милли-мәдәни автономияләрен булдыруга кереште. 1998 елның 20 маенда, 4 региональ милли-мәдәни автономияләрнең инициативасы нәтиҗәсендә, Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Оештыру (Учредительный) съезды үткәрелде. Җыенда автономиянең Уставы кабул ителде, Советы булдырылды; Автономия Советы рәисе итеп тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Индус Риза улы Таһиров сайланды. Аның җитәкчелегендә автономия Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар халкын берләштерү, якынайту институты буларак формалаша. 2002 елда Индус Таһировның эстафетасын язучы-журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Салих улы Вәлиев кабул итә.

2007 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиянең рәисе булып Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов сайлана. Аның җитәкчелегендә Федераль автономия ил күләмендә тагын да мәртәбәлерәк, дәрәҗәлерәк оешмага әверелә.

Хөрмәт белән, Алсу Хәбибуллина
89272436680, 292-18-68
Сайт: fnkat.tatar.ru


Тулы текстны карарга

артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International